Чыршыны коткарып калу яки волонтер булу: бөтен Татарстаннан балалар һәм яшүсмерләр “Табигать һәм без " фестиваленә эшләр җибәрә

2018 елның 9 ноябре, җомга

15нче декабрьдә Түбән Камада җиденче тапкыр "Табигать һәм без” мәктәп укучылары фестивале узачак. Аны балалар экология-биология үзәге оештыра. Читтән торып үткәрелә торган конкурсларга эшләрне кабул итү 20нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль кысаларында түбәндәге чаралар узачак:

- ТР мәктәп укучыларының тормышка ашырылган табигатьне саклау проектларын тәкъдир итү;

- 5 секция буенча «ЭКОшәһәр» фәнни-гамәли конференциясе;

- 5 конкурс буенча иҗади эшләр күргәзмәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International