Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте 9нчы ноябрь көнне тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе буенча апробация үткәрә.
Чарада Россиянең 30 төбәгеннән катнашучылар бар. Татарстанда 3402 укучы апробациядә катнашу өчен гариза биргән, алар арасында 2 бала - сәламәтлеге чикләнгән. Сынау модель буенча имтихан алучы-әңгәмәдәш катнашында үткәрелә. Эшне башкаруга һәр катнашучыга уртача 15 минут вакыт бирелә.
Агымдагы уку елында йомгаклау әңгәмәсен үткәрүнең төп вакыты – 13нче февраль, өстәмә вакыты – 13нче март һәм 6нчы май.