Мәскәүдә укытучыларны аттестацияләү моделе буенча фикер алышу бара

2018 елның 9 ноябре, җомга

9нчы ноябрьдә Мәскәүдә «Укытучылар аттестация үткәрү өчен бердәм федераль бәяләү материаллары (БФБМ) һәм БФБМ типик комплектларын куллану нигезендә эшләнгән аттестация моделен гамәлгә кертү һәм куллану барышы турында иҗтимагый-һөнәри фикер алышу» дигән темага Бөтенроссия конференциясе уза.

Төп доклад белән РФ мәгариф министры Ольга Васильева чыгыш ясады. Конференциядә түбәндәге сораулар карала:

1. Укытучылар үсешенең милли системасы кысаларында БФБМ  куллану нигезендә укытучыларны аттестацияләүнең яңа моделе.

2. Һөнәри компетенцияләрнең формалашу дәрәҗәсен билгеләү механизмы буларак БФБМ.

3. Иҗтимагый-һөнәри берләшмәләрнең (ассоциацияләрнең) квалификация дәрәҗәсен бәяләүдә катнашуы.

4. Укытучыларны аттестацияләү моделен кертү һәм куллану перспективалары.

Бөтенроссия конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International