17– 22нче ноябрьдә Орел шәһәрендә «Россиянең Ел тәрбиячесе» IX Бөтенроссия һөнәри конкурсы узачак. Алар арасында 54 тәрбияче, 3 өлкән тәрбияче, 4 музыка җитәкчесе, 2 педагог-психолог, 5 физик культура инструкторы, 5 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары логопеды бар. Татарстан данын Бөгелмә муниципаль районының 26нчы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Махринская яклаячак.