Кытайга эш визиты кысаларында (Чженьзянь провинциясе, Ханчжоу шәһәре) вице-премьер - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чжензянь технология университеты җитәкчелеге белән очрашты. Мәгариф Департаменты җитәкчелеге белән очрашуда мәгарифне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектлар турында фикер алыштылар. Министр Татарстанда белем бирүнең торышы һәм үсеш перспективалары, яңа Иннополис университеты, сәнәгать өчен кадрлар әзерләү һәм мәктәп мәгариф системасы турында сөйләде. Кытай коллегалары, үз чиратында, Кытайның икътисад буенча 4 нче урында торуы, халык саны 56 млн.кв. м. булганлыгы, Кытайның мәктәпкәчә, мәктәп, урта махсус һәм югары белем бирү системасына, халыкара алмашу программасына ия булуы турында сөйләделәр. Татарстан өчен Кытайның урта махсус һәм югары белем бирү өлкәсендәге тәҗрибәсе, шулай ук мәктәп мәгарифе дәрәҗәсендә уртак инициативаларны үстерү мөмкинлеге кызыклы. Кытай коллегалары шундый ук кызыксыну белдерделәр.
Очрашу ахырында яклар Татарстанда килешүгә кул кую, уртак пилот проектларын һәм адреслы визитларны оештыру турында килештеләр.