Бүген 121 нче лицейда «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узачак. Сәламләү сүзе белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясаячак. Шулай ук «Просвещение», «Русское слово», «Российский учебник», «Бином» федераль нәшриятлары вәкилләре чыгышлары да планлаштырыла. Көн дәвамында мастер-класслар һәм дискуссия мәйданчыклары оештырылачак.