Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге 113 нче номерлы Казан урта гомуми белем бирү мәктәбендә Эчке эшләр министрлыгы классы булган 10 «А» сыйныфы укучыларының ант итү тантанасы узды. Традиция буенча антта мактаулы кунаклар: Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе генерал-майор Дамир Динниулов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Раил Шәрипов, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкиле подполковник Айрат Баһаветдинов, «Авиатөзелеш» СТК начальнигы Вячеслав Лоскутов һәм 113-нче номерлы мәктәп директоры Эльмира Юнысова да бар иде.