«Чишәргә чык!» («Выходи решать!») Бөтенроссия контроль эше Татарстанда 4 мәйданчыкта узачак

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

17нче ноябрьдә физика, математика һәм информатика буенча «Чишәргә чык!» («Выходи решать!») бөтенроссия контроль эше узачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, контроль эшләр гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф белеме дәрәҗәсенә исәпләнгән. Контроль эштә катнашырга мәктәп укучылары да, төгәл фәннәрдән үз белемнәрен тикшерергә теләгән өлкәннәр дә чакырыла. Һәр фән буенча гадидән катлаулыга таба төзелгән 5 бирем каралган, соңгы бирем – иң авыры, дип кисәтә төзүчеләр. Стартка кадәр контроль вариантларны чишеп карап, күнегүләр ясарга тәкъдим ителә. Алар рәсми сайтта бар: http://kontrolnaya.mipt.ru/. Шунда ук контрольдә катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Бөтенроссия контроль эше бөтен ил буенча 90 шәһәрдә узачак, аны үткәрү өчен 160тан артык мәйданчык теркәлгән. Татарстанлылар үз көчләрен 4 мәйданчыкта сынап карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International