КФУ юридик факультетының Яшь юристлар мәктәбе командасы республика хокук турнирында җиңү яулады

2018 елның 16 ноябре, җомга

Бүген Казан федераль университетының император залында Татарстан мәгариф оешмаларының 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында VII Республика хокук турнирының финал этабы узды. Дебатлар нәтиҗәләре буенча турнирда җиңүчеләр билгеләнде. Иң яхшысы дип КФУ юридик факультетының Яшь юристлар мәктәбе Vincere aut mori командасы танылды.

Турнирны оештыручылар - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге һәм Казан федераль университеты.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, читтән торып үткәрелгән турда (эсселар  бәйгесе) республиканың 16 районыннан 43 команда, турыдан-туры үткәрелгән бәйгедә 19 команда катнашты. Конкурс сынаулары 12 – 14нче ноябрь көннәрендә “Дуслык" лагере базасында узды. Турыдан-туры үткәрелгән турда катнашучы барлык команда вәкилләре бүген КФУга килде, анда дебатлар форматында финал туры узды. Хәлиткеч раундта Казанның ике командасы көч сынашты: КФУ кече университетының «Штаб» һәм КФУ юридик факультетының Яшь юристлар мәктәбе Vincere aut mori командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International