2018 елның 14 – 17нче ноябрендә “Дуслык " сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге геология, биология, инглиз һәм кытай телләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы алдыннан укыту-әзерләнү җыеннары уздыра.
Республика муниципаль берәмлекләреннән 7 - 11нче сыйныфларның 35 укучысы - геология буенча, 7 - 9 нчы сыйныфларның 59 укучысы – биология буенча, 5 - 7 нче сыйныфларның 20 укучысы инглиз һәм кытай телләре буенча олимпиадага әзерләнү өчен килде.