Квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 12 - 20нче ноябрендә өстәмә һөнәри белем бирү программаларын (модульләрен) бәяләү буенча республика эксперт советы эше алып барыла.
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программаларын (модульләрен) бәяләү буенча республика эксперт советы 2014 елда оештырылды. Экспертлар составына тәҗрибәле җитәкчеләр, Казан һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының иң яхшы мөгаллимнәре кертелгән.
Эксперт советы өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру хокукына ия булган белем бирү оешмалары тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләрен һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү программаларына (һөнәри-иҗтимагый аккредитацияләү) бәйсез экспертиза уздыра һәм аларны программаларның төбәк реестрына кертү яки кертмәү турында карар кабул итә.