Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең олы кайгысын уртаклаша. "Без Сәкинә Шакировнаның барлык туганнарының һәм якыннарының югалту хәсрәтен уртаклашабыз, Минтимер Шәриповичның олы кайгысын уртаклашабыз. Сәкинә ханым татарстанлыларның хәтерендә иренә терәк булган зирәк беренче леди образында мәңге калачак. Безнең йөрәкләрдә Сәкинә Шакир кызының игелекле һәм якты тормышы турында җылы истәлекләр мәңге сакланыр”, - диелә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Минтимер Шәймиев адресына җибәрелгән телеграммада.