17нче ноябрьдә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының беренче төп этабы тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составына керәчәк 100 компетенциядә җиңүчеләр билгеләнде.
Бүләкләү тантанасы шәһәрнең берьюлы ике мәгариф мәйданчыгында – Казан төзелеш көллияте һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узды. Призлы урыннарны алган егетләр 12 министрлык һәм ведомство вәкилләре кулыннан медальләр һәм дипломнар алдылар, алар арасында - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башкалар бар.