Татарстан җыелма командасы Мәскәүгә «Абилимпикс» милли чемпионатының финал ярышларына китә

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары Мәскәүгә 2018 елның 20-23нче  ноябрендә ВДНХ территориясендә узачак «Абилимпикс» инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионатында катнашу өчен юл тота.

Татарстан Республикасы данын «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы финалистлары булган 32 катнашучы яклаячак.

5 компетенция буенча («Бисер белән үрү», «Крючок белән бәйләү», «Чәчтараш сәнгате», «Ресторан сервисы», «Фотограф-репортер») катнашучылар түбәндәге категорияләрдә катнашачаклар: «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр». Без егетләребезгә бик яхшы чыгыш ясауларын телибез һәм аларны җиңү белән көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International