Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Актаныш районының Пучы авылында балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Төзелеш бер елга якын барды һәм республика бюджетына 93 миллион сумга төште.
Актаныш районында барлыгы 41 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларга 1489 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирү 78 процентны тәшкил итә. Балалар бакчаларына чиратта 120 бала, мәктәп алды белемен 100 процент бала колачлый.