2018 елның 2нче октябреннән 2019 елның 31нче июленә кадәр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү буенча иң яхшы эшкә “Атмосфера " Бөтенроссия конкурсы уздыра.
Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча укучылар, шулай ук 35 яшьтән яшьрәк төп гомуми, урта гомуми һәм һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре фәнни тикшеренүләрдә һәм гамәли эшләнмәләрдә үзләрен күрсәтә ала.