2018 елның 17 - 18нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге, Казан федераль университеты һәм Төбәкара химия турниры оештыру комитеты ярдәме белән Татарстанның IV республика химия турниры уздырылды.
Әлеге турнир укучыларны интеллектуаль конкурсларга һәм химия буенча ярышларга әзерләү, иҗат коллективларында эшләргә өйрәтү һәм презентация күнекмәләрен үстерү буенча уникаль чара булып тора.