Бөгелмәдән Елена Махринская Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе исемлегенә керде

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

19нчы ноябрь көнне Орёл шәһәрендә «Россиянең ел тәрбиячесе» IX Бөтенроссия һөнәри конкурсының икенче туры тәмамланды. Конкурсантлар «Бирелгән темага инша», «Мастер-класс» һәм «Балалар белән педагогик чара» дип аталган биремнәрне үтәделәр.

Икенче тур сынаулары үтәлешен бәяләү нәтиҗәләре буенча жюри конкурс лауреатларын игълан итте. Татарстан Республикасыннан Бөгелмә муниципаль районының 26 нчы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Махринская Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесенең берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International