Таиландта робот техникасы буенча World Robot Olympiad-2018 халыкара ярышлары тәмамланды. Аларда Россиядән 48 бала катнашты, шуларның 11 е – татарстанлылар. Алар Иннополис лицее, Яр Чаллы балалар техник иҗаты үзәге һәм Казанның робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясен тәкъдим иттеләр.
16 -18нче ноябрьдә 60 илдән 486 команда «төп», «иҗади», «студентлар» категорияләрендә һәм “роботлар футболы”нда медальләр өчен көрәште. Ярышлар нәтиҗәләре буенча россиялеләр барлык яшь төркемнәрендә дә "иҗади” категориядә 3 медаль яуладылар.