2019 елга квалификация күтәрү программаларын бәяләү буенча республика эксперт советы президиумы утырышы турында

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 20нче ноябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин рәислегендә өстәмә һөнәри белем бирү программаларын бәяләү буенча республика эксперт советы эшен төгәлләде.

Совет утырышында РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Юрий Прохоров, ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф комиссиясе рәисе Римма Гыйльмеева, шулай ук фән комиссияләре рәисләре катнашты.

Экспертизага 22 оешма тарафыннан эшләнгән, өстәмә һөнәри белем алуга лицензиягә ия 424 программа тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International