21нче ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» IV илкүләм чемпионаты ачылды. Ярыш 14 - 65 яшьлек инвалидлыгы булган һәм сәламәтлеге чикләнгән 1200 гә якын кешене, һөнәри осталык буенча төбәк конкурсларында җиңүчеләрне берләштерде. Татарстан Республикасы данын «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы финалистларыннан 32 катнашучы яклаячак. Катнашучылар категорияләре буенча («мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр») 5 компетенциягә бүленде: «Бисер белән үрү», «Крючок белән бәйләү», «Чәчтараш сәнгате», «Ресторан сервисы», «Фотограф-репортер».
Ярышлар 73 һөнәр буенча - 57 төп һәм аерым өч категория - мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр өчен 16 презентация компетенциясе буенча узачак.