Безнең егетләр «Абилимпикс» милли чемпионатында беренче алтын медаль яулады

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

21нче ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» IV илкүләм чемпионаты ачылды. Татарстан Республикасыннан «Абилимпикс»  чемпионатының төбәк этабының 32 финалисты катнашты. Катнашучылар категорияләре буенча («мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр») 5 компетенциядә бүленде: «Бисер белән үрү», «Крючок белән бәйләү», «Чәчтараш сәнгате», «Ресторан сервисы», «Фотограф-репортер». 21нче ноябрьдә «Фотограф-репортер» компетенциясе буенча конкурс чаралары узды, анда безнең егетләр беренче алтын медальне яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International