2018 елның 19 – 20нче ноябрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы операторы булган федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Россия Халыклар дуслыгы университеты (http://vserosolymp.rudn.ru) үзәк фәнни-методик комиссия рәисе белән берлектә “Сәнгать буенча мәктәп, муниципаль, бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этапларын үткәрү үзенчәлекләре " темасына мастер-класс үткәрделәр.
Мастер-класста гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, сәнгать-эстетик циклның югары мәктәбе укытучылары, шулай ук ТР муниципаль берәмлекләре һәм Идел буе федераль округы мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре катнашты.