Россия суд эшчәнлеге дәүләт университеты абитуриентларны ачык ишекләр көненә чакыра

2018 елның 23 ноябре, җомга

24нче ноябрьдә Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казан филиалы булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен үз ишекләрен ачачак. Югары уку йортында ачык ишекләр көненә түбәндәге программаны әзерләделәр:

- университет белән танышу;

- университет җитәкчелеге, факультетлар деканнары, профессор-укытучылар составы һәм студентлары белән очрашу;

- төп белем бирү программалары (әзерлек юнәлешләре, белгечлекләр турында мәгълүмат);

- 2018 елда кабул итү йомгаклары һәм 2018 – 2019нчы уку елына кабул итү кампаниясе буенча сорауларга җаваплар бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International