Орёл шәһәрендә «Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы тәмамланды. Конкурста Россия Федерациясенең 73 субъектыннан мәктәпкәчә белем бирү вәкилләре катнашты. Аның җиңүчесе - Мәскәү өлкәсенең 52 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Шлемко.
«Россиянең ел тәрбиячесе-2018» конкурсының лауреатлары – Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе арасына Бөгелмә шәһәренең 26нчы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Махринская керде.