2018 елның 23нче ноябрендә Бөгелмә шәһәренең 16 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле дәресендә укытучының укучы адресына әдәпсез сүзләр әйтү очрагы уңаеннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Әлеге вакыйга педагогик этиканы тупас бозу булып тора. Әлеге вакыйга уңаеннан, ата-аналар җыелышында һәм мәктәпнең педагогик советында фикер алышу үткәрелде. Мәктәп директоры боерыгы белән педагогка дисциплинар җәза бирелде.