Болгариядә информатика буенча X Халыкара көзге турнирда россиялеләр 29 медаль яулады: 11 алтын, 8 көмеш һәм 10 бронза. Татарстанлылар 3 алтын һәм 6 бронза медаль алып кайтты. Алтынны Мәскәү районының 2нче лицей-интернатының 8нче сыйныф укучысы Харисов Булат алды, ул «Юниор»категориясендә көндәшләрен узып китте.
Ярышларда 9 илдән 15,5 яшькә кадәрге «Юниор» категориясендә һәм «Сениор» категориясендә 15,5 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары катнашты. Россиядән 44 катнашучы чыгыш ясады.