Казанда яшьләрнең тормышта үз урыннарын табу темасы буенча фикер алышачаклар

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Талантларны ачу» республика форумында Татарстанда яшьләрне үстерү, эшкә урнаштыру һәм тормышта үз урыннарын табу  өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар. Чара Казанда 30нчы ноябрьдән 1нче декабрьгә кадәр узачак һәм меңләгән катнашучыларны берләштерәчәк: кеше капиталын үстерү һәм талантлар белән идарә итү өлкәсендә республика һәм федераль экспертларын, Талантлар университеты студентларын – югары сыйныф укучыларын һәм бөтен республикадан югары уку йортлары студентларын төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары белән берләштерәчәк, Татарстанның остазларын, ватандашларын – төбәктән читтә яшәүче студентларны һәм яшь белгечләрне, шулай ук бизнес-мохит вәкилләрен, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International