Татарстанда 16 - 22 яшьлек WorldSkills Russia төбәк чемпионатында җиңүчеләр саны буенча Казан алда бара. Республика башкаласы катнашучылары 170 медаль яулады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
“Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Казан катнашучыларыннан тыш, Чаллыдан, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарыннан 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге категориядә конкурсантлар аеруча зур нәтиҗәләргә ирештеләр", – дип сөйләде Рафис Борһанов.
Әйтик, Чаллыдан катнашучылар - 32, Әлмәттән – 16, Түбән Камадан – 11 медаль яуладылар. Яшүсмерләр компетенцияләрендә шулай ук Казаннан (117 җиңүче), Чаллыдан (13), Әлмәттән (11), Түбән Камадан (8) килгән конкурсантлар алда бара. Моннан тыш, лидерлар рәтенә 11 җиңүче белән Яшел Үзән районы да керде.
Иң күп бүләкләрне Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (13 медаль), Әлмәт политехника көллияте (12), Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте (10), Яшел Үзән механика көллияте (10), Халыкара сервис көллияте (9) укучылары алды.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанда 14нче ноябрьдән 7нче декабрьгә кадәр уза, дип искәртте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. "Ул конкурста катнашучылар өчен 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр 83 компетенция һәм "Ворлдскиллс Юниоры" 53 компетенция буенча оештырылган", - дип өстәде ул.