"АК Бүре” спорт комплексында “Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 60 бала өчен «Игелек спорты» дигән спорт бәйрәме үткәрделәр.
Бу чара, барыннан да элек, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социаль интеграциясенә, сәламәтлек саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы системасы белгечләренә – адаптив физик культура буенча Фондның семинарларында катнашучыларга эш тәҗрибәсен тапшыруга юнәлтелгән иде.