Массакүләм мәгълүмат чараларының «Сыйныф эше» V Республика бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә!

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләренең V Республика бәйгесенә гаризалар кабул итүне төгәлли!  Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.  

Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2018 елның 1нче гыйнварыннан алып 30нчы ноябренә кадәр бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International