«ТИСБИ» Идарә университетының булачак студентлары ике диплом алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләячәкләр. Биредә Upper-Intermediate дәрәҗәсендә инглиз телен белгән 11 нче сыйныф укучылары белән очрашу узачак.
Булачак абитуриентлар белән “ТИСБИ” Идарә университеты ректоры Нэлла Прусс, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова очрашачак.