2018 елның 26 - 28нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе тарафыннан "Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасының “кадет мәктәбе”, “кадет интернат-мәктәбе " дигән махсус исеме булган гомуми белем бирү оешмаларының 7 - 11нче сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасы узды.
2018 елның 28нче ноябрендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.