Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 12нче ноябреннән 6нчы декабренә кадәр «Татарстан Республикасында Электрон белем бирү» мәгариф порталында квалификация күтәрү турында электрон документ (таныклыклар) бирүне апробацияләү үткәрелә.
Апробациядә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Арча педагогика көллияте, Социаль-гуманитар белем бирү үзәге базасында белем алучы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары, тарих һәм җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.