Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу көннәрдә Мәскәүдә ВДНХның 75 нче павильоны мәйданчыгында узган «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) вузара II Илкүләм чемпионатының финалында булды.
Медальләр өчен илнең 43 төбәгеннән Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының 400 дән артык студенты көрәште. Визит кысаларында министр чемпионатның ярышлар мәйданчыгында булды. Анда җиде һөнәр блогында 44 компетенция тәкъдим ителгән иде: «Төзелеш һәм төзелеш технологияләре», «Транспорт һәм логистика», «Мәгариф», «Иҗат һәм дизайн», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе», «Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре», «Җитештерү һәм инженерлык технологияләре». Конкурсантлар саны буенча быел «МИФИ» илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Көньяк федераль университеты, Ерак Көнчыгыш федераль университеты, Б.Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты, И. С. Тургенев исемендәге Орел дәүләт университеты һәм Мәскәү политехник университеты лидер булды.