Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекләре турында фикер алыштылар

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 28нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышу буенча коллегия үткәрде. Коллегия эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Җәүдәт Ибраһимов, муниципаль районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре һ. б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International