Кичә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта өстенлекле максатлар өчен халык тавыш бирүенә йомгак ясадылар.