Идел буе спорт академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы "СпортЛИНия" проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Бу юлы волонтер-студентлар һәм укытучылар Питрәчтәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә булып кайттылар. Чираттагы спорт-мәдәни бәйрәм интернатта 66 тәрбияләнүче һәм 40 волонтерны бер мәйданда җыйды.