ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Потомак университеты һәм “ТИСБИ” Идарә университеты дипломнары программасын тәкъдир итү узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Казанның берничә мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары белән очрашу узды. “ТИСБИ” Идарә университеты ректоры Нэлла Прусс һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова булачак абитуриентларга ике дипломның яңа программасы турында сөйләделәр, аны элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Очрашуга килгән укучылар инглиз телен Upper-Intermediate дәрәҗәсендә беләләр һәм АКШта уку мөмкинлегенә җитди карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International