Казандагы 98 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы «Россия сәламәтлек укытучысы – 2018 » Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе булды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Томскида «Сәламәтлек саклау мәгарифе: тәҗрибә, проблемалар, үсеш перспективалары» IX Бөтенроссия форумы кысаларында «Россия сәламәтлек укытучысы – 2018» IX Бөтенроссия конкурсы узды. Конкурсны оештыручылар - Мәгариф системасында сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итү бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән Комитеты каршындагы укучыларның сәламәтлеге һәм физик тәрбия мәсьәләләре буенча эксперт советы; Томск өлкәсенең гомуми белем бирү департаменты; «Кеше сәламәтлеге» фәнни-җитештерү берләшмәсе. Конкурс Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән Комитеты, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Татарстан Республикасыннан конкурста республика этабы җиңүчесе, Казан шәһәре Вахитов районының 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Адылова катнашты.

Дилбәр Адылова “Россия сәламәтлек укытучысы – 2018 " IX Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International