“Гыйлем-фест” республикакүләм татарча фәнни проектлар бәйгесе

2018 елның 30 ноябре, җомга

1 нче декабрь көнне Казанда I татар телле республикакүләм «Гыйлем фест» фестиваль-бәйгесе узачак. Аның максатлары – укучыларны татар телен куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән актуаль фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар әзерләүгә кызыксындыру, татар теленә заманча караш тудыру. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән урта белем бирү оешмалары укучылары катнаша. Сайлап алу этабында катнашучылар татар телендә төрле проект яки фән өлкәләренә караган билгеле бер продукт җитештерергә тиеш иде. Мәсәлән, инженер тәкъдиме, программа, телефон кушымтасы, төгәл яки табигый фәннәр буенча фәнни-тикшеренү проекты, анимацияле видео һ.б. Нәтиҗәдә, 100 проект конкурста катнашырга теләк белдерде.

Финалга 30 дан артыгы сайлап алынды. Алар арасында татар телендә өстәл уеннары, смартфон өчен кушымталар, видео тәрҗемәләре, сайтлар, Counter Strike уенының татарчага тәрҗемәсе, сүзлекчәләр, хәтта, шикәрле мамык ясый торган җиһаз да бар. Фестиваль вакытында укучылар үзләренең хезмәтләрен татар телендә, стендлы доклад форматында тәкъдим итә. Иң яхшы башкарылган эшләрнең ияләренә бүләкләр тапшырылачак.

Программада шулай ук TED форматындагы лекторий, кызыклы тәҗрибәләр, фәнни интерактив та каралган. Чарага меңнән артык кунак көтелә.

"Гыйлем-фест"ның эш вакыты: 11:00-15:00. Адресы: “Смена” заманча мәдәният үзәге, Б.Шаһиди ур., 7нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International