Татарстан WorldSkills стандартлары буенча югары уку йортлары арасында үткәрелгән II Милли һөнәри осталык чемпионаты нәтиҗәләре буенча лидерлар арасында

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары, рәсми булмаган медаль зачетында Казанга өченче урынны тәэмин итеп, биш компетенциядә алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.

Россиянең 93 югары уку йортыннан торган җыелма командалар 7 һөнәр блогында һәм 44 компетенциядә көч сынашты. «Төп һәм урта мәктәптә укыту» компетенциясе буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Алинә Мәҗитова иң яхшы булды, «Экскурсия хезмәтләрен оештыру» компетенциясендә КИУ студенты Юлия Гераева алтын медаль яулады. "Эшмәкәрлек” компетенциясендә икенче урынны КИУ студентлары Айгөл Баймөхәммәтова һәм Равил Хуҗин алды, «Отель белән идарә итү» компетенциясенең көмеш медален Евгений Семеновка тапшырдылар. КИУ көллияте студентлары Зарина Сәфәргалиева һәм Гөлия Идиятуллина "Юниорлар эшмәкәрлеге” компетенциясендә икенче булдылар.

Казан студентлары чемпионатта перспективалы проектларны тәкъдим иттеләр, һөнәри белем һәм күнекмәләренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International