"Талантлар ачу” V Республика форумы: Татарстан тәҗрибәсен Россия регионнарына таратырга кирәк

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Катнашучылар “яшьләрне үстерү, эшкә урнаштыру һәм профессиональ тормышка әзерләү  өчен шартлар тудыру " дигән мөһим сорауга җавап эзләделәр. Талантлар университеты тәҗрибәсен Россия регионнарына таратырга кирәк. Россия экспертлары мондый фикерне «Талантлар ачу» V республика форумында белдерделәр, идеяне республика җитәкчелеге дә хуплады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Казанның Талантлар ачык университеты 2.0 оештырган чара Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Екатеринбургтан 1500 дән артык катнашучыны берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International