Татар телендә журналистика буенча «Көмеш каләм» иҗади конкурсына йомгак ясала

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Журналистика буенча "Көмеш каләм”  республика иҗади конкурсы Казан технология һәм дизайн көллияте базасында өченче тапкыр үткәрелә.

Конкурс Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды һәм татар халкының теленә, мәдәниятенә, үзенчәлегенә карата кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм  Казан технология һәм дизайн көллияте.

Конкурска нәтиҗәләр 12нче декабрьдә  Казан технология һәм дизайн көллияте  базасында ясалачак. Конкурска 30 катнашучы теләк белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International