Яр Чаллы педагогия университетында ачык ишекләр көне узачак

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты 9нчы, 10нчы, 11нче сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын ачык ишекләр көненә чакыра.

Программада - факультетлар ректорлары һәм деканнары белән очрашу, интерактив мәйданчыклар эше, конкурслар, призлар һәм бик күп файдалы мәгълүмат.

Барлык теләүчеләрне 15нче декабрьдә 10.00 сәгатьтә, түбәндәге адрес буенча көтәләр: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 28нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International