2018 елның 22 – 28нче декабрендә "Костер” Республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Галстуклылар иле" профильле сменасы узачак.
Сменаны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге.