Мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы алдыннан химия, биология һәм инглиз теле буенча укыту-тренировка җыеннары

2018 елның 14 декабре, җомга

11 – 15нче декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы алдыннан химия, биология һәм инглиз теле буенча укыту-тренировка җыеннары узачак.

Татарстан муниципаль берәмлекләреннән химия буенча олимпиадага әзерлек өчен  8 – 11нче сыйныфлардан - 51 укучы, биология буенча 10 – 11нче сыйныфлардан  - 53 укучы, инглиз теле буенча 7 - 11 сыйныфларда белем алучы 48 укучы килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International