2018 елның 14нче декабрендә 16 сәгатьтә «Педагогик мөнәсәбәтләр этикасы: укытучы, укучы, ата-ана» темасына ата-аналар интернет-җыелышының чираттагы утырышы була.
Әлеге проект – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.
Чараның модераторы булып ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясаячак. Интернет-җыелыш экспертлары педагогларның балалар һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләренең этик аспектлары турында фикер алышачак.
Җыелыш эшендә клиник психологлар, педагог-психологлар, мәгариф оешмалары педагоглары, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашачак.