2018 елның 13нче декабрендә Казанда өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы узды. Форумда балаларга өстәмә белем бирү системасының 700гә якын педагогик берләшмәсе вәкилләре: тәрбия эшләре буенча бүлек һәм мәгариф идарәләре башлыклары урынбасарлары, директор, методистлар, методик бүлек мөдирләре, өстәмә белем бирү педагоглары, шулай ук балаларга өстәмә белем бирү системасы ветераннары катнашты.