Яшел Үзән районының Горький исемендәге мәдәният йортында ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесенең 85 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Мөхтәрәм кунаклар арасында тантанада Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Владимир Трошин да катнашты.